Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында 2020 елга Кече һәм урта бизнесны икътисадый исәпкә алу кысаларында статистик хисаплар кабул ителә башлаган. Узган елда эшчәнлекнең төп күрсәткечләре турында электрон мәгълүматларны гадиләштерелгән режимда тапшырырга мөмкин.
Мәгълүматларны шәхси эшкуарлар да, юридик затлар да җибәрә ала.
«Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында хисаплар 2021 елның 30 апреленә кадәр кабул ителәчәк. Кулланучыларга конфиденциальлек гарантияләнгән: мәгълүматлар гомумиләштерелгән рәвештә кулланыла, шәхси мәгълүматлар шәхсисезләндерелгән», — дип хәбәр итте Россиянең цифрлы үсеш министры урынбасары Олег Качанов.
Тикшерелгәннән соң кулланучыга карар җибәреләчәк: хисап кабул ителде яки эшләп бетерүне таләп итә. Белдерү Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталындагы Шәхси кабинетка киләчәк. Шунда ук эшкәртү статуслары турында мәгълүмат та чагылыш табачак. Тикшерү нәтиҗәләре турында тутырылган форманы һәм белдерүне порталда карарга яки чыгартып алырга мөмкин.
Кече һәм урта бизнесны икътисадый исәпкә алу биш елга бер тапкыр уздырыла. Исәпкә алу мәгълүматлары нигезендә бизнеска ярдәм итү чаралары эшләнә.