Мидхәт Шаһиәхмәтов: республика икътисады һәр муниципаль берәмлек эшенә бәйле

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Арча районына эш визиты белән барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган атналык киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр башлыклары докладларының яңа циклын әзерләү кысаларында стратегик сессия узды.

Шулай ук сессиядә икътисад министры урынбасарлары, эшкуарлыкка ярдәм итү, территориаль үсеш һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру кураторлары катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, район вәкилләреннән кергән тәкъдимнәр буенча, муниципаль берәмлекләрнең алдагы эше фараз күрсәткечләренә ирешү принципларында төзеләчәк. Ул ассызыклаганча, киләчәк докладлар циклы кысаларында проблемалы мәсьәләләрне ачыклауга һәм аларны хәл итү юлларына игътибар итәргә кирәк,чөнки республика икътисады һәр муниципаль берәмлекнең эшенә бәйле.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев үз чыгышында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта район территориясендә 1150 шәхси эшкуар һәм 379 юридик зат эшкуарлык эшчәнлеген алып бара. Тулаем территориаль продуктның төп өлешен авыл хуҗалыгы предприятиеләре формалаштыра, алар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен арттыруны дәвам итә. Коронавирус йогышы таралу шартларында КУЭ предприятиеләре саны кискен кимегән, хәзерге вакытта районның тулаем төбәк продуктында бизнес өлеше 37,3% тәшкил итә. Бу күрсәткеч 2021 елда да сакланыр дип көтелә.

Стратегик сессия алынган тәкъдимнәр турында фикер алышу форматында узды. Әлеге чарада эш төркемнәренә берләштерелгән 40ка якын кеше катнашты. Стратегик сессия кысаларында шулай ук 2020 елга йомгак ясалды, киләсе елга максатлар куелды һәм икътисадта проблемалар ачыкланды, аларны хәл итү буенча планнар эшләнде. Нәтиҗә буларак, муниципаль берәмлек үсешенең Юл картасына кертелгән инициативалар исемлеге формалаштырылды.

Стратегик сессия тәмамлангач, Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы белән бергә эшкуарлыкка инфраструктур ярдәм күрсәтү буенча ике объектны – шәхси эшкуар Д.Ш. Фәсахиев сәнәгать мәйданчыгын һәм «Арча» сәнәгать паркын карады.

Карау барышында билгеләп үтелгәнчә, шәхси эшкуар Д.Ш.Фәсахиев сәнәгать мәйданчыгында икътисадның төрле тармакларыннан 10 резидент эшчәнлек алып бара. Резидентлар эшчәнлегенең төп төрләре булып төзелеш материаллары, мебель һәм агач эшләнмәләр җитештерү, газ торбалары җитештерү, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау тора. Сәнәгать мәйданчыгында булганда Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук «ТехноАрск» ҖЧҖнең өстәл җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә торган эшчәнлек объектын да карады.

Министр 2019 елда төзелгән яңа «Арча» сәнәгать паркында да булды. Хәзерге вакытта сәнәгать паркы 8 резидент белән килешүләр төзегән, аларның 2се объект территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген алып бара. Предприятиеләр яшелчә эшкәртү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Шулай ук коры җиләк-җимеш, ит, май һәм хайван майлары, бөртекле культуралардан ярмалар һәм гранулалар, сөт алмаштыргычлар, металл конструкцияләр, металл әйберләр җитештерү һәм монтажлау, бетон заводы төзү планлаштырыла. Резидентларның күбесе проектлау, проект-смета документларын әзерләү процессында. Эшлекле визит кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов «Союз» АХК һәм «Табигый ресурслар» ҖЧҖ җитештерү объектларын карады, анда ул яшелчә һәм сөт эшкәртү эшчәнлеген оештыру белән танышты. Шулай ук министр төзелеш этабында булган резидентларның да – «Армада» ҖЧҖ һәм «Идел буе заводы» ҖЧҖ объектларын карады.

Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча министр, 2020 елда катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, район предприятиеләре эшчәнлекне туктатмады, эш урыннарын саклап калды, бу пандемия чорында республиканың төп бурычы булып тора, дип билгеләп үтте. Бу мәсьәләне хәл итүдә Арча эшкуарлары да мөһим роль уйнаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International