Татарстанда кушымтаны эшләтеп җибәрү планлаштырыла, анда теләгән һәркем фермер продукциясенә инвестиция кертә һәм аны арзан бәядән сатып ала алачак. Быел проект Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Инновацияләргә ярдәм фондының «Старт» конкурсында 3 млн.сумлык грант отты, алынган акчалар проектны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Идея авторы – Иннополис университетын тәмамлаган Нәүрүз Тулкунова.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында авыл хуҗалыгына инвестицияләү өчен, кулланучыларга арзан бәяләрдән сыйфатлы фермер продукциясе алу өчен, геймификация элементлары белән онлайн платформа эшләнгән. Шулай ук кулланучылардан кергән инвестицияләрне күзәтеп тору һәм җитештерү күләмнәрен планлаштыру өчен, хәвеф-хәтәрләрне минимальләштерү буенча фермерлар өчен веб-кушымта эшләнгән.
«Фермополис» платформасы уен барышында уенчылар тарафыннан производствога инвестиция кертү юлы белән кече һәм урта авыл хуҗалыгы объектларына ярдәм итүнең уникаль инструменты булып тора. Инвестицияләрнең бу механизмы фермерларга банкларда кредит бирү кирәклегеннән башка, минималь куркыныч белән җитештерү күләмен планлаштырырга һәм арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Геймификация концепциясе ярдәмендә «Фермополис» платформасын кулланучы авыл хуҗалыгы продуктларын үстерү процессының һәр этапына җәлеп ителәчәк.
Эшләүчеләр киләсе елда «Фермополис»ка кимендә 100 фермер хуҗалыгы кушылыр, ә уенчылар производствога 6-7 млн сум акча салыр дип өметләнә.