Мидхәт Шаһиәхмәтов яшь белгечләр белән очрашты

2020 елның 18 декабре, җомга

18 декабрьдә Мидхәт Шаһиәхмәтов ИТ-паркта ел саен үткәрелә торган «Талантлар ачу» республика форумы кысаларында Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр белән очрашу үткәрде.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә кертергә планлаштырыла торган иң яхшы дөнья тәҗрибәләре белән уртаклашты, шулай ук республика проектларын төбәктән читтә масштаблау буенча кейслар карады. Барлыгы берничә проект тәкъдим ителде, аларның бер өлеше Көнбатыш Европа һәм АКШ территориясендә ватандашлар тарафыннан гамәлгә ашырылган инде.

Аерым алганда, нефть-газ тармагында техник хезмәт күрсәтү һәм микробиологик контроль буенча проектлар, финанс грамоталылыгын, үзмәшгульлек өлкәсен юридик һәм практик җайга салу, UXR технологияләрен кертү һәм укыту буенча интерактив практикалар, шулай ук студентлар эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге проекты тәкъдим ителде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, республика Икътисад министрлыгы һәм Хөкүмәте тәкъдим ителгән проектларга киләчәктә туган Татарстанда гамәлгә ашыруда һәм гамәлгә кертүдә ярдәм итәргә әзер.

Инде бүген үк төбәктә югары уку йортларын тәмамлаучылар һәм студентлар өчен «Старт» микрозаймы гамәлдә. 1 декабрьдән республикада «Үзмәшгульләр» микрофинанс программасына старт бирелде. Программа шартларын канәгатьләндерүче яшь эшкуарлар ташламалы ставка буенча 500 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Моннан тыш, Икътисад министрлыгы яшь эшкуарларга мәгълүмат-консультация һәм белем бирү ярдәме күрсәтә, шулай ук күргәзмәләрдә катнашу, продукцияне сертификацияләү, аны онлайн-мәйданчыкларда урнаштыру һәм алга этәрүдә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, Форум 2015 елдан башлап ел саен «2015-2023 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. 2020 елда чарада Татарстаннан читтә яшәүче 39 яшь белгеч – эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән килгән 10 ил вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International