Еш бирелә торган сораулар

Административ регламентларны эшләү һәм муниципаль хезмәтләр реестрын тулыландыру буенча эшләрне төгәлләүнең конкрет вакытлары билгеләнәме?

210-ФЗ номерлы Федераль законның 29 статьясындагы 1 һәм 2 өлешләре нигезендә җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелә торган барлык хезмәтләр регламентлаштырылырга тиеш (административ регламентлар эшләнергә һәм кабул ителергә тиеш).

Әмма шуны истә тотарга кирәк: 2011 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында имзаланган «2011-2013 елларга җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләренең, индикаторларының планлаштырылган күрсәткечләренә ирешү турында» гы килешү нигезендә, җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелә торган муниципаль хезмәтләрне регламентлау эше 2011 елда ук тәмамланырга тиеш.

210-ФЗ номерлы Федераль законның 29 статьясындагы 3 өлеше нигезендә муниципаль хезмәтләр реестрын тутыру 2011 елның 1 июленә кадәр тәмамланырга тиеш.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International