Еш бирелә торган сораулар

Расланган административ регламентны сайтта массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми бастырып чыгару сыйфатында урнаштыруны санап буламы?

«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясы нигезендә кеше һәм граждан хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылышлы муниципаль хокукый актлар рәсми басылып чыкканнан соң (халыкка җиткерелгәннән) үз көченә керә. Бу чакта муниципаль хокукый актларны бастырып чыгару (халыкка җиткерү) тәртибе муниципаль берәмлек уставы белән билгеләнә һәм гражданнарны, муниципаль хокукый актлардан яисә аларның федераль закон белән чикләнгән белешмәләре булган аерым нигезләмәләреннән тыш, алар белән танышу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International