Еш бирелә торган сораулар

Ни өчен азык-төлеккә бәяләр артты һәм туңдырылды?

Берләшкән Милләтләрнең Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы мәгълүматларына караганда, 2007 елда дөньякүләм бөртеклеләр уңышы, тулаем алганда, 143 миллион тонна тәшкил иткән, соңгы 25 елда иң түбәне.

Россиядә бөртеклеләргә бәяләрнең дөньякүләм артуы да бәяләр артуга китерде. Хәлне тотрыклыландыру өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте ашлыкка экспорт пошлинасын арттырды. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең ашлыкны чит илгә югары бәяләрдән сату теләге дә төзәтелде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, азык-төлек базарындагы хәл 2008 елның февраленә кадәр тотрыкланырга мөмкин. Моңа Россиядә азык-төлеккә бәя куюда резервларның күп булуы да ярдәм итә. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Сәүдә бәясен чикләүче норманы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан әзерләнә торган сәүдә турындагы Законга кертү мәсьәләсе буенча эш алып барыла.

Шуның белән бергә, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә 2007 елның сентябрь-октябрь айларында булган куллану бәяләренең алга таба стихияле үсешен булдырмау максатыннан, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан инфляцияне алдан кисәтү механизмын эшләү турында Карар кабул ителде. Бу максатта импортка яки экспортка, дөнья бәяләре динамикасына бәйле булган аеруча сизгер товарлар төркемен бүлеп бирү, һәм бу товарларга бәяләрне күзәтеп торырга тәкъдим ителә. Беренче чиратта бу цемент, бензин һәм беренче сораулы продуктлар булачак.

(Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының тариф сәясәте бүлеге)

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International