Еш бирелә торган сораулар

Ни өчен бәяләр һәм тарифлар арта?

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «азык-төлек продуктларына бәяләрне (Тарифлар) дәүләт җайга салуын тәртипкә салу чаралары турында» 1995 ел, 7 март, 239 нчы карары нигезендә, бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу кагыла торган халык куллану товарлары һәм хезмәтләре исемлегенә керми. Россия Федерациясе территориясендә азык-төлек товарлары ирекле (базар) бәяләре буенча сатыла.

Азык-төлек продуктларына һәм беренче чиратта кирәкле товарларга бәяләр арту күп кенә факторлар, шул исәптән дөньякүләм икътисади тенденцияләргә бәйле, һәм еш кына сезонлы характерга ия.

2007 елның сентябрь-октябрь айларында Россиядә булган куллану бәяләренең алга таба стихияле үсешен булдырмау өчен, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан инфляцияне алдан кисәтү механизмын эшләү турында Карар кабул ителде. Бу максатта импортка яки экспортка, дөнья бәяләре динамикасына бәйле булган аеруча сизгер товарлар төркемен бүлеп бирү, һәм бу товарларга бәяләрне күзәтеп торырга тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан халыкның аз керемле катламнарын яклау өчен, беренчедән, социаль әһәмиятле товарлар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче компанияләрнең бәя сәясәтен җайга салуга, икенчедән, адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар күрелә.

Татарстан Республикасында, көндәлек ихтыяҗдагы азык-төлек продуктларына бәяләрне тотрыкландыру максатларында, эшче төркем төзелде, социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары исемлеге расланды һәм эре агроформированиеләр һәм фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү предприятиеләре, ваклап сату предприятиеләре һәм оешмалары белән беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларына өстәмә бәяләрне, күпләп-җибәрү, күпләп-сату, ваклап сату, ваклап сату бәяләрен һәм сәүдә бәяләрен җайга салу буенча 4 яклы килешүләр төзелде.

(Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль үсеш бүлеге)

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International