Еш бирелә торган сораулар

Мин-эшмәкәр, дәүләттән эшчәнлегемне үстерүгә финанс ярдәме алырга телим. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла. Мондый чаралар кысаларында ярдәм алу хокукы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында»2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясында билгеләнгән критерийларга туры килә торган критерийларга бирелә.

Күрсәтелгән Федераль законда адреслы финанс ярдәме күрсәтү каралмаган. Шулай итеп, Сез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программаларда катнашып, дәүләт финанс ярдәмен күрсәтү мөмкинлеген ала аласыз.

Программаларда катнашу өчен, сезгә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына билгеләнгән таләпләр нигезендә формалаштырылган конкурс гаризасын бирергә кирәк. Дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгендә (ЦПП) 8(843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин. ЦПП вәкиллекләре исемлеге, шулай ук гамәлгә ашырыла торган чаралар турында өстәмә мәгълүмат Министрлык сайтының «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» бүлегенең «Эшкуарлыкка ярдәм итү программалары» бүлекчәсендә күрсәтелгән.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International