2015 елның 18 февралендә Мәскәү шәһәрендә Россия Үзәк союзының Мәгариф һәм инновацияләр идарәсе «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО белән берлектә «Эшкуарлык белеме бирү форсайты» дип аталган сессия уздыра.
Чара эшкуарлыкка өйрәтү программалары авторлары, провайдерлары һәм эшкуарлыкны үстерү институтларының үзара хезмәттәшлеге сорауларын тикшерүгә багышлана. Сессиядә катнашырга эшкуарлык берләшмәләре, эшкуарлыкны үстерү программалары вәкилләре чакырыла. Чарада катнашу бушлай.