2015 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республиканың федераль максатчан һәм дәүләт программаларында катнашуы мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәне икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева уздырды. Ул Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасындагы депутатлар катнашында декабрьдә уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган бурычларны искә төшерде, шул исәптән 2015 елда республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү дәрәҗәсен түбәнәйтмәү буенча да. «Без мондый очрашуларыбызны даими рәвештә оештырып торырга тиешбез», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Сүзен йомгаклап, Наталья Таркаева киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын республика чараларына һәм проектларына финансларны җәлеп итү өчен яңа ысуллар һәм карарлар эзләргә кирәклегенә юнәлтте, шул исәптән үсеш институтлары һәм дәүләт корпорацияләре кысаларында да.