Эшкуарлыкны үстерү ярдәм итү департаменты

назад

Департаментның вәкаләтләре:

 – Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра.

– Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау инфраструктурасын формалаштыра һәм аның эшчәнлеген тәэмин итә.

– Эшкуарларга хокукый, консультация, мәгълүмат, аудиторлык һәм башка хезмәтләр күрсәтү системасын булдыру шартларын тәэмин итә.

– Кече һәм урта эшкуарлык мәсьәләләренә кагылышлы норматив хокукый актлар проектлары буенча экспертиза уздыра һәм тәкъдимнәр кертә.

– Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлеген җайга сала торган федераль, республика һәм муниципаль норматив-хокукый базаны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләүдә катнаша.

– Эшкуарлык үсешенә комачаулый торган нигезсез административ киртәләрне бетерү буенча дәүләт чараларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнаша.

– Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы фондлар, коммерциячел банклар һәм башка финанс оешмалары белән билгеләнгән тәртиптә хезмәттәшлек итә.

– Илкүләм һәм региональ социаль-икътисадый, экологик, мәдәни һәм башка үзенчәлекләрне исәпкә алып, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү буена республика һәм муниципальара инвестиция программаларын һәм программаларын гамәлгә ашыра һәм шул юнәлештә эшли.

– Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының вәкаләтле органы сыйфатында федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итә.

– Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм аларның структур бүлекчәләренең мәнфәгатьләрен чагылдыручы коммерциясез оешмалар эшчәнлегенә булышлык күрсәтә.

– Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү проблемалары буенча фәнни-тикшеренү эшләрен Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән финанслауда билгеләнгән тәртиптә катнаша.

– Эре сәнәгать предприятиеләре белән кластерлы алымнарны, субконтрактация системаларын, товарларны һәм хезмәтләрне алга җибәрүнең заманча ысулларын кулланып, үзара хезмәттәшлек нигезендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сәнәгать җитештерүенә җәлеп итү эшләрен башкаруда тәкъдимнәр формалаштыра һәм бу эштә катнаша.

– Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төбәкара хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итә.

– Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән эшкуарлык эшчәнлеген пропагандалауны һәм популярлаштыруны  гамәлгә ашыра.

– Җирле үзидарә органнарын методик яктан тәэмин итә һәм аларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территорияләрендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чараларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итә.

– Чит дәүләтләрнең халыкара оешмалары һәм административ-территориаль берәмлекләре белән билгеләнгән тәртиптә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итә.

– Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары товарларын (эшләрен, хезмәт күрсәтүләрен) һәм аларның интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен чит дәүләтләр базарларына чыгару өчен шартлар тудыра.

– Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтә.

– Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең финанс, икътисадый, социаль һәм башка күрсәткечләренә һәм аны үстерү чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә анализ ясый, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү стратегиясен, концепциясен һәм фаразын эшли.

– Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү чараларын финанслауга Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән бүлеп бирелгән финанс ресурслары белән аларның билгеләнеше буенча эш итә.

–  Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт заказын урнаштыру конкурсларында катнашу буенча методик ярдәм күрсәтә.

– Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан ярдәм алган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрын билгеләнгән тәртиптә алып бара.

– Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан икътисадый, статистик, җитештерү-технологик, хокукый һәм башка мәгълүмат алуны тәэмин итә торган мәгълүмат системасын формалаштыру эшен оештыра.

– Вәкаләтле органнар белән берлектә түбәндәгеләрне күрсәтүдә катнаша, түбәндәгеләр буенча:

– кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын төзүче оешмаларга мөлкәти ярдәм;

– кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм аларга ярдәм итү инфраструктурасын төзүче оешмаларга финанс ярдәме.

– Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыра.

– Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә билгеләнгән тәртиптә координация һәм киңәшләшү органнарын төзи.

Кадрлар әзерләү, аларны яңа һөнәргә укыту һәм аларның квалификацияләрен күтәрү өлкәсендә инвестиция эшчәнлеге субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтә.

Кондратова Наталья Владимировна
Эшкуарлыкны үстерү ярдәм итү департаменты
Кондратова Наталья Владимировна
Телефон:
(843) 524–91–12
Email:
Хисмәтов Эмиль Илфар улы
Департамент директоры урынбасары
Телефон:
(843) 524-90-55
Email:
Департамент директоры урынбасары
Суховая Мария Александровна
Идарә башлыгы
Телефон:
(843) 524-91-60
Email:
ЭШКУАРЛЫКНЫ ҮСТЕРҮ ИДАРӘСЕ
Сакмарова Марина Сергеевна
Телефон:
(843) 524-91-59
Email:
Көндәшлекне үстерү бүлеге
Яшина Марина Олег кызы
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
(843) 524-90-94
Email:
Сәнәгать паркларын үстерү бүлеге
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International