ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Россиядә «Бизнес өчен мөлкәт» сервисын кулланучылар саны беренче өч атнада 7 меңнән артып киткән, болар – юридик затлар, ШЭ, үзмәшгульләр. Яңа сервис платформаның шәхси кабинетыннан барлык дәрәҗәдәге мөлкәтне реаль вакыт режимында сайларга, аның турында тулы мәгълүмат алырга, техник һәм хокук билгеләүче документлар белән танышырга, хокук иясе белән элемтәгә керергә, аукционнарда катнашырга ярдәм итә. 


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

РФ Хөкүмәте Россия Икътисадый үсеш министрлыгының статистика мәгълүматларын җыюга карашны үзгәртү юлы белән кече һәм микробизнеска хисап йөкләнешен киметү турындагы закон проектын хуплады. Хисаплылыкны тутыру вакыты елына берничә сәгатькә кадәр кимиячәк. Әлеге тәртип 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк дип планлаштырыла. 


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Түбән Кама «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны маршрутында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, республика казанышлары турында сөйләүче тагын бер нокта булды. Түбән Кама музыка көллияте бинасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин катнашында панель дискуссия узды.


9
февраль, 2024 ел
җомга

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Маркетологлар мәктәбе» бушлай мастер-класслар сериясен башлап җибәрә. Курс спикерлары клиентларны җәлеп итәргә һәм саклап калырга, табыш алырга ярдәм итүче алымнар җыелмасын бирәчәк.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия экспорт үзәге 2023 елда экспортка ярдәм итү төбәк үзәкләренең эшенә йомгак ясады һәм экспорт эшчәнлеген башлау өчен иң яхшы шартлар тудырылган төбәкләрне билгеләде. Татарстан Республикасы ТОП-10 исемлегенә керде. 


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

7 февральдә Зәй районында Зәй муниципаль районы советының 37 нче утырышы узды, аның кысаларында 2023 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты. 

Россия экспорт үзәге (РЭҮ)  азык-төлек, медицина һәм сәнәгать продукциясе җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр өчен, шулай ук товарларны сертификацияләү нечкәлекләре турында БАДлар һәм косметика, шул исәптән хәләл һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең экспорт базарына чыкканда брендны саклау буенча  вебинар уздырачак.

 

КУЭ корпорациясе МСП.РФ цифрлы платформасының ике еллык эшенә нәтиҗә ясады, аны булдыру һәм үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган.


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләре эше кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева 5 төбәк проекты: «Өлкән буын», «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме», «Мәшгульлеккә ярдәм», «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту», «Спорт – яшәеш нормасы» буенча «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм планнар турында сөйләде. 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Авито Услуги» платформасы белән берлектә хезмәт күрсәтү өлкәсе эшкуарларын алга этәрү программасына гаризалар кабул итүне 2024 елның 31 мартына кадәр озайта. Партнерлык программасында катнашучылар «Авито Услуги» платформасында үз бизнесларын алга сөрү өчен янчыкны тулыландырганда бонуслар алалар. Программа үзмәшгульләргә, ШЭ һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче оешмаларга кагыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International