Икътисади үсеш министрлыгы Татарстан Республикасының Зеленодольскида, Чистайда һәм Түбән Камада ТОСЭР төзүгә өч заявкасын да хуплады

2017 елның 11 августы, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм ярашлы моношәһәрләр башкарма комитетларының моношәһәрләрдә ТОСЭР төзү һәм булдыру мәсьәләләре буенча комиссиясенә тәкъдим иткән Зеленодольск, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территориясен (ТОСЭР)  төзүгә заявкалары Россия үсеш министрлыгы тарафыннан хуплау тапты. Утырышны РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский уздырды.

Комиссия 11 моношәһәрдә ТОСЭР төзүне хуплады. Болар Алтай краенда Заринск шәһәре, Пенза өлкәсендә Сердобск шәһәре, Карелия Республикасында Кондопожск шәһәр җирлеге, Курган өлкәсендә  Далматово шәһәре, Иркутск өлкәсендә Саянск шәһәре, Чуваш Республикасында Канаш шәһәр округы, Ленинград өлкәсендә  Пикалев шәһәр җирлеге, Киров өлкәсендә Вятка Аланы шәһәре, Татарстан Республикасында Зеленодольск, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләре.

Проектлар моношәһәрләрдә 14 меңнән дә ким булмаган эш урыны булдыруны һәм ТОСЭРга 170тән ким булмаган резидентны җәлеп итүне карый.  

Әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территорияләрен төзү моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләргә һәм шәһәрне төзүче предприятиеләргә бәйлелекне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моношәһәрләрдә ТОСЭР резидентлары преференцияләрнең киң җыелмасын ала. Аерым алганда, инвесторларга табышка һәм мөлкәткә салынучы салымнарга, җир салымы һәм НДПИ буенча ташламалар бирелә. Болардан тыш, бюджеттан тыш фондларга взнослар 4 тапкыр кыскара.

2017 елның 11 августына моношәһәрләрдә ТОСЭР резидентлары реестрында 42 компания теркәлгән, шулардан 11 компания – Яр Чаллы ТОСЭРда.

Комиссия утырышлары нәтиҗәләре буенча материаллар Хөкүмәткә җибәреләчәк. ТОСЭР төзү турында соңгы карарны ярашлы карарларга кул куеп, премьер-министр Дмитрий Медведев кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International