Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе Роспатент белән килешү ярдәмендә компаниянең базарлардагы өлешен арттырырга җыена

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Бүген Акыл мөлкәте буенча федераль хезмәт җитәкчесе Григорий Ивлиев һәм Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе (алга таба – корпорация) президенты Юрий Слюсарь акыл мөлкәте өлкәсен арттыруга гына түгел, ә, тулаем алганда, икътисад үсешенә йогынты ясарга сәләтле булган хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ акыл мөлкәте өлкәсендәге мәсьәләләрнең киң даирәсе буенча ведомство белән корпорациянең багланышта торуын регламентлый. Аның уникальлеге – корпорациянең һәм аның бүлендек оешмаларында һәм аңа буйсына торган оешмалар эшчәнлегендә технологик өстенлекләрне сайлау өлкәсендә хезмәттәшлек итүне дә кертеп, партнерлык юнәлешләрен җентекле эшкәртү.

- Без корпорация белән төзелгән килешү дәүләт корпорацияләре дә, ОПК предприятиеләре дә, шулай ук бизнес, фәнни үзәкләр, университетлар да юнәлеш ала торган үрнәк дип саныйбыз. Дистәләгән предприятиеләрне берләштерүче күләмле корпорация беренче мәртәбә акыл мөлкәте өлкәсендә үзенең мәнфәгатьләре турында төгәл һәм ачык итеп белдерде: патент тикшеренүләре нигезендә актуаль булган технологик өстенлекләрне сайлау, тирән патент аналитикасы кораллары ярдәмендә патент стратегияләре һәм маркетинг чишелешләре әзерләү. Бу акыл мөлкәте өлкәсенә дә, шулай ук, тулаем алганда, Россия икътисадында да зур үзгәрешләр тарафына ясалган беренче адым, чөнки анда акыл мөлкәтенең ролен арттыру – инновация үсешенең мәҗбүри шарты булып тора, -– диде Акыл мөлкәте буенча федераль хезмәт җитәкчесе Григорий Ивлиев.

Патент аналитикасы өлкәсендә партнерларча эшләү, базарга, шул исәптән чит илләрдәгесенә яңа продукцияне чыгарганда технологик өстенлекләрне һәм тикшеренү юнәлешләрен, маркетинг һәм патент стратегияләрен сайлау имзаланган килешүдәге беренче пунктта билгеләнгән.  Документ корпорациядә, аның бүлендек оешмаларында һәм аңа буйсына торган оешмаларда акыл мөлкәте өлкәсендә хезмәткәрләрнең квалификациясен үстерүне һәм һөнәр ягыннан үзгәртеп әзерләүне күздә тота. Корпорациянең һәм аның оешмаларының акыл эшчәнлеге нәтиҗәләренә экспертиза үткәрелгәндә, аларга өстенлекле рәсмиләштерү юнәлешләрен билгеләгәндә һәм аларга карата хокукларны яклауда ведомство ярдәм күрсәтәчәк.

Корпорация белгечләре белән берлектә Роспатент, халыкара фәнни-техник һәм хәрби-техник хезмәттәшлек итүне гамәлгә ашырганда, корпорациянең акыл эшчәнлеге нәтиҗәләрен хокукый яктан саклауны тәэмин итү һәм корпорациянең, шулай ук Россия Федерациясенең мәнфәгатьләрен төрле яклап хокукый яклауны тәэмин итү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Яклар, корпорациянең акыл эшчәнлеге нәтиҗәләренә хокукларны яклау сыйфатын, шул исәптән Роспатентның ведомство учреждениеләре базасында медиация процедураларыннан файдаланып арттырачаклар. Шулай ук килешү нигезендә акыл эшчәнлеге нәтиҗәләренә хокукларны хокукый саклауны һәм яклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгариф һәм агарту эшен, фәнни-агарту конференцияләрен, семинарлар һәм бүтән чаралар оештыруны, шулай ук Россия технологияләре әйләнешенә тармакның акыл мөлкәтен дә кертүне бергәләшеп башкару күздә тотыла.

Роспатент белән бергәләшеп башкарылган гамәлләр ярдәмендә корпорация гражданнар һәм хәрби авиация базарларында, шул исәптән чит илдә үзенең өлешен арттырырга, интеграцияләнгән авиатөзелеш комплексын үстерү стратегиясен нәтиҗәле тормышка ашырырга, акыл мөлкәте белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген сизелерлек дәрәҗәдә арттырырга һәм, тулаем алганда, тармакның фәнни-техник һәм җитештерү потенциалын активлаштырырга ниятли.

- Инновация чишелешләренең югары өлеше кергән продуктларны алга этәрү хисабына корпорация максатчан базар позицияләренә ирешергә планлаштыра. Мисалларның берсе – композит канатлы МС-21. Иноовацияләр, акыл эшләнмәләре, акыл мөлкәте белән нәтиҗәле идарә итү – безнең бизнеста уңышка ирешүнең һәм көндәшлеккә сәләтле булуның әһәмиятле факторлары. Роспатент белән хезмәттәшлек итү корпорациягә Корпорациянең Үсеш стратегиясе максатларына ирешү өчен тизрәк хәрәкәт итәргә булышачак, – дип билгеләде корпорация президенты Юрий Слюсарь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International