Кече һәм урта бизнесны яклау өчен «Программа 6,5» буенча лимит 50 млрд. сумга арттырылды

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

«Программа 6,5» буенча лимит 50 млрд. сумга арттырылды.  Россия Үзәк банкының директорлар Советы Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын кредитлауны стимуллаштыру Программасы буенча («Программа 6,5) лимитны 50 млрд. сумга арттыру турында карар кабул итте.

Элек Программа буенча лимит 125 млрд. сум тәшкил итә иде. Лимитны  175 млрд. сумга кадәр арттыру кече һә урта эшмәкәрлек субъектларын регионнарда ташламалы кредитларга мөмкинлек бирәчәк.

«Программа 6,5» Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм «МСП» Корпорациясе» берлегендә эшләнде.

Программаның максаты -   төп чыганакларны сатып алу, производствоны модернизацияләү һәм реконструкцияләү, яңа проектларны эшләтеп җибәрү өчен ташламалы шартларда кредитлар бирү юлы белән  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау механизмнарын булдыру һәм шулай ук «МСП» Корпорациясе» АҖ поручительлегендә Россия Банкының  регионнарда кредит оешмаларына кредит бирү механизмын кулланып  әйләнеш капиталын тутыру. 

Хәзерге вакытта Программа 6,5 терәк региональ банкларга юнәлеш алган. Менә шулай Программа буенча 39 вәкаләтле банкның 30дан артыгы региональ банклар булып тора. Шул ук вакытта  банкларны аккредитацияләү һәм аларны  «Программа 6,5»кә кертү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International