Россия Федерациясе Хөкүмәте дәүләт контроленең берничә төрендә тикшерү кәгазьләрен файдалануны билгеләде

2017 елның 11 июле, сишәмбе

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгәнчә, планлы тикшерүләрне үткәргәндә тикшерү кәгазьләреннән (контроль сораулар исемлегеннән) файдалану каралырга мөмкин.

Әлеге тикшерү кәгазьләре юридик затка һәм шәхси эшкуарга белдерелә торган, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирәлеккә зыян салыну куркынычы барлыкка килүгә, шулай ук табигый һәм техноген холыклы гадәттән тыш хәлләр куркынычына юл куймау күзлегеннән караганда үтәлеше аеруча әһәмиятле булган зарури таләпләргә кагылышлы сораулар исемлегеннән гыйбарәт. Шул ук вакытта юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны планлы тикшерү предметын тикшерү кәгазьләренә кертелгән сораулар исемлеге белән генә чикләү дә күздә тотыла.

"Контрольлек һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасын тормышка ашыру максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең түбәндәге карарлары кабул ителде: 28.06.2017 № 762, 29.06.2017 № 774, 04.07.2017 № 787.  Әлеге норматив-хокукый актлар табигатьтән файдалану, янгын күзәтчелеге һәм элемтә өлкәсендә контрольлек-күзәтчелек чараларын үткәргәндә тикшерү кәгазьләреннән зарури файдалануны билгели.

Билгеләнгәнчә, тикшерү кәгазьләреннән файдалану түбәндәге планлы тикшерүләрне үткәргәндә мәҗбүри булачак:

– 2017 елның 1 октябреннән башлап табигатьтән файдалану өлкәсендәге аерым күзәтчелек кысаларында, ә 2018 елның 1 июленнән башлап әлеге күзәтчелекнең барлык төрләре кысаларында;

– 2017 елның 1 октябреннән башлап – күпфатирлы торак йортларга, биналарга, сәүдә оешмаларына һәм җәмәгать туклануы оешмаларына, ә 2018 елның 1 июленнән башлап юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан файдаланылучы барлык яклау объектларына карата федераль дәүләт янгын күзәтчелегендә;

– 2017 елның 6 октябреннән башлап элемтә өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген башкарганда.

Кабул ителгән карарлар гражданнарның һәм оешмаларның административ һәм финанс чыгымнарын киметүгә, контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегендә үтәкүренмәлелекне арттыруга, планлы тикшерүләрне үткәрү вакытын кыскарту хисабына кулланыла торган хезмәт, матди һәм финанс ресурсларын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International