“Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы рәисе итеп Татарстан Президенты сайланды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

“Татнефтехиминвест-холдинг” (ТНХИХ) 2016 елга дивидендлар күчермәячәк, 1571,67 млн сум күләмендәге керемне, традиция буенча, тулаем компания үсешенә юнәлдерәчәк. Шундый карарны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган холдинг акционерларының еллык җыелышында кабул иттеләр.

2016 ел белән чагыштырганда, компаниянең еллык кереме быел 34 процентка (170 млн сум булган) арткан. Мондый үсеш кыйммәтле кәгазьләрне яңадан исәпләү (“Татнефтехиминвест-холдинг” җитештерү эшчәнлеге алып бармый) белән аңлатыла. Иң зур өлешне “Татнефть” ГАҖ” акцияләре тәэмин иткән.

Утырышта акционерлар яңа директорлар советын сайладылар. Аның составы зур үзгәрешләр кичермәде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчесе Ренат Сабиров, Премьер-министр урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин , Татарстан Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Шәфәгат Тәхаутдинов, Татарстан Президентының нефть эшкәртү һәм нефть-газ ятмалары буенча консультанты Ренат Мөслимов, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, “ТАИФ” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, аның беренче урынбасары Владимир Бусыгин, Татарстанның эре компания җитәкчеләре керде.

Җыелыштан соң Директорлар советы рәисе итеп яңадан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды. Холдинның генераль директоры итеп кабаттан Рафинат Яруллин расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International