Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь эшкуарларының III Казан форумы эше белән танышты

2017 елның 19 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының III Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Россия – ислам дөньясы: «Kazansummit-2017» IX халыкара икътисадый саммиты мәйданчыгында узды.

Тәүге кат әлеге форум Казанда 2015 елда узды. Чара максаты авторлар проектына ярдәм күрсәтү һәм аларны проект идарәсенең яңа сыйфатына өйрәтү аша Россия һәм мөселман илләре яшьләре мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру шартларын булдыру.

Быел форумда 18 илдән (Россия, Әфганстан, Азәрбәйҗан, Иордания, Йемен, Кувейт, Ливан, Марокко, Нигерия, Пакистан һәм башкалар) 88 кеше катнаша.

Чара барышында яшь эшкуарлар үз инвестицион проектларын тәкъдим итте. Онлайн-укыту, югары технологияле медицина, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа фикерләр яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов барлык тәкъдим ителгән проектларга югары бәя бирде. Ул форум җирлегенең, бердәм фикерле яңалыкка омтылучы яшьләрне үзенә тартып, активлашканын белдерде.

Шулай ук очрашуда ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның махсус икътисадый зоналары һәм республика технопаркы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International