«Алабуга» аерым икътисади зонасының эксперт советы 650 млн. суммасында проектны хуплады

2017 елның 19 мае, җомга

«Алабуга» (ОЭЗ) аерым икътисади зонасы эксперт советы ОЭЗ резиденты статусын алуга исәп тотучы өч компания проектын хуплады. Яңа производство төзүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 650 миллионнан артык сумма тәшкил итә.

 "СТ Алабуга" проекты Ford, RENAULT, Citroёn, Peugeot, Nissan, ГАЗ әйдәп баручы маркадагы коммерция автомобильләре, шасси һәм фургоннары базасында автобуслар, махсус транспорт һәм йөк транспорты җитештерү буенча иң зур Россия предприятиеләренең берсе булган «СТ Ниҗегородец» компаниясен инициацияли.  «Алабуга» территориясендәге проект елына 2 мең берәмлектән артык транспорт җитештерүне планлаштыра. Проектны финанслау 137,2 млн. сум тәшкил итәчәк. Бу инвесторның шәхси акчасы.  2017 елда компания 880 автомобиль җитештерергә җыена.

Проект ООО "Агрусхим-Алабуга" ЧҖҖ ел саен үсемлекләр саклау средствосын 5,7 мең тонна җитештерүне күздә тота.  Проектның инициаторы  —  "Союзагрохим" компаниясе — производствога  297,2 млн. сум үз акчасын кертәчәк. Заводны 2018 төзи башлау планлаштырыла.  2020 елга бизнес-планга ярашлы җитештерүдән табыш 1,39 млрд. сум тәшкил итәчәк.

"СТиМ-Алабуга" ЧҖҖ  ОЭЗ территориясендә  завод һәм логистика үзәге төзүне, юл разметкалары куйганда кулланылучы утны кире кайтара торган пыяла шарлар җитештерүне җайлауны планлаштыра. Проектның инициаторы —  "СТиМ" компаниясе— производствога   222,2 млн.сум үз акчасын кертергә планлаштыра. Компания 2020 елда   234 млн. сум табыш алырга җыена.

«Алабуга» ОЭЗ РФ Хөкүмәтенең 2005 елның 21 декабрендәге карары белән Татарстанның Алабуга районы территориясендә төзелеп,  Россиядә сәнәгать-производство тибындагы зур һәм уңышлы  ОЭЗ булып тора. Аның өлешенә ил икътисади зонасы табышының   68% өлешенә туры килә. Хәзерге вакытта «Алабуга»да   55 компания-резидент теркәлгән, 22 завод эшли инде. Контракттагы  шәхси инвестицияләрнең күләме  155,8 млрд. сум тәшкил итә, шуларның 100,2 млрд. сумы үзләштерелгән инде. «Алабуга»  ОЭЗ инфраструтурасын төзүгә дәүләт кертемнәре күләме 25,7 млрд. сум тәшкил итте. 5,5 меңнән артык эш урыны булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International