Аерым икътисади зона төзү өчен яңа критерийлар расланды

2017 елның 19 мае, җомга

РФ Хөкүмәте Рәисе   Дмитрий Медведев 2017 елның 10 маенда  «Аерым икътисади зона төзү критерийларына үзгәрешләр кертү турында» Карарга кул куйды. Документ РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан кертелгән.

Карар аерым икътисади зона  (ОЭЗ) төзү турында карар кабул иткәндә исәпләнә торган критерийлар исемлеген киңәйтә. Аерым алганда, ОЭЗ төзегәндә хәзер рентабельлелек, табышлылык һәм үз-үзен каплый алучанлык срогы, территорияне планировкалау проекты һәм  ОЭЗ үсеше перспектив планы, шулай ук проектның  экологик  рискларын анализлау күрсәткечләре исәпкә алыначак. Болардан тыш, инфраструктура объектларын төзүдә  яшәвен булдыруда киләчәктә  ОЭЗ идарәче компаниясе тәҗрибәсе, шулай ук территоияләрендә  ОЭЗ, зур  инвестиция проектлары яисә  инновацион кластерлар, индустриаль парклар яисә  технопарклар төзү каралган РФдә яисә муниципаль субьектларда гамәлгә ашырылучы уңышлы тәҗрибә исәпкә алыначак.

Кабул ителгән карар аерым икьтисади зоналарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International