Татарстан Президенты KazanSummit - 2017 кысаларында Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты

2017 елның 19 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әңгәмә темасы Россиядә партнерлык финанславын үстерү мәсьәләләре иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россиядә ислам банкингын алга этәрү өчен кадрлар әзерләү һәм гамәлдәге законнарныга үзгәрешләр кертүгә аеруча игътибар итәргә кирәк.

"Бүген без ислам илләрендәге партнерларыбыз белән актив эш алып барабыз. Иран, БГӘ, Бәхрәйн һәм башка мөселман илләре белән. Ислам банкингына Россиядә ихтыяҗ бар, ләкин каршылыкларга дучар булмас өчен, әлеге процессларны Россия хокукына яраштырырга кирщк", - дип саный ТР Президенты.

“Без башка структуралар белән очрашабыз, актив эшлибез. Безгә ислам банкингы буенча кешеләр әзерләргә кирәк, андый эш алып барыла. Без үзебезнең белгечләрне җибәрәбез. Шул ук вакытта, каршылыклар булмасын өчен канун өстендә эшләү бик мөһим", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук "Россия – Ислам дөньясы” мәйданында эш баруын җиткерде.

“Соңгы елларда без "Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме кысаларында актив эшлибез. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, миңа әлеге төркемне җитәкләү тапшырылды. Без Мәскәүдә, Казанда чаралар үткәрдек, берничә көн элек Грозныйда утырыш үтте”, – диде Президент.

Татарстан лидеры Россиядә ислам банкингы институты үсеше тизләнешенә өметен белдерде. “Мөгаен, тагын да тизрәк хәрәкәтләнергә кирәктер, без тырышабыз”, – дип җиткерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International