Маркетинг һәм эш коммуникацияләре буенча яңа сессия булды

2017 елның 19 мае, җомга

2017 елның  13еннән 18 майга кадәр Мәскәүдә 20 регионнан операторлар программасы вәкилләре катнашкан  Россия экспорт үзәге (РЭЦ) Белем бирү программасының булачак тренерлары өчен чираттагы сессиясе булып узды.

Сессия кысасында тренерлыкка кандидатлар, шул исәптән  яңа регионнардан катнашучылар 2 курс өйрәнде: «Экспортерлар өчен нәтиҗәле  маркетинг» һәм   «экспорт әшчәнлегендә эшлекле коммуникация».                     

Сессиянең беренче ике көнендә Программаның региональ операторлары вәкилләре зурлар аудиториясе белән нәтиҗәле аралашу өчен «тренерлар өчен тренинг»та катнашты. Бу  этапны тренерлык инструментариен киңәйтү, төркемнәр белән эш осталыгын арттыру һәм шәхси потенциалны үстерү өчен бөтен кандидатлар уза. Башка көннәр лекцион материал һәм аттестация бирүгә багышланды.

Сессиянең беренче ике көнендә Программаның региональ операторлары вәкилләре зурлар аудиториясе белән нәтиҗәле аралашу буенча тренинг узды. Бу өйрәнүнең мәҗбүри  этабы кандидатларга  төркемнәр белән эш осталыгын ачты, шәхси потециал үсешен һәм тренерлык инструментариен киңәйтте. Башка көннәрдә программа тренерлары Белем бирү программасы булган регионнарда эшмәкәрләр ишетәчәк лекция материалларын тыңлады .

РӘЦ Белем бирү программасының һәр курсы разработкасында өлкәнең танылган әйдәп баручы белгечләре эшләде. Маркетинг һәм эшлекле коммуникацияләр буенча  модульләр авторлары буларак  «Бизнес Актив» компанияләр төркеме эксперты, тышкы икътисади эшчәнлек һәм сәүдә финанславы өлкәсендә эксперт-практик  Анастасия Сорокина, ВШЭ НИИ дөнья икътисады департаменты һәм дөнья икьтисады һәм дөнья  сәясәте факультеты   доценты  Мария Долгова һәм  РФ Икътисади үсеш министрлыгының Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясенең  «Тышкы сәүдә сделкалары технологияләре» кафедрасы доценты Светлана Балакирева чыгыш ясады.

Эшлекле коммуникацияләр буенча курстан тренерлыкка кандидатлар эшлекле сөйләшүләр уздыруга әзерлекнең бөтен этапларын, конкрет чит ил базарына кагылышлы эшлекле беркетмәләр алып бару кагыйдәләре һәм конфликтлы ситуацияләрне хәл итү юллары турында белде.

«Тышкы базарларга чыгуның уңышы Конкрет базар үзенчәлекләренә ниоезләнгән маркетиг стратегиясенә һәм партнерлар белән дөрес коммуникация төзүгә бик нык бәйле. Эшлекле коммуникация буенча курс төзегәндә без төп бурыч итеп тыӊлаучыларны чит ил базарларын милләте, дине һәм культура аспектлары буенча үзләренә аерырга һәм эшлекле мөнәсәтләрне төзегәндә бу үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәклегендә күрдек», – дип билгели  Светлана Балакирева.

Маркетинг курсы буенча тыӊлаучылар чит ил базарлары  конъюнктурасын анализлау өчен кирәкле информацияне ничек структуралаштырырга һәм кайда эзләргә кирәклеген белделәр, тышкы базарга нәтиҗәле чыгуныӊ мөмкин булган  модельләре һәм аларныӊ үзенчәлекләре белән  таныштылар, шулай ук практикада үз продукциясен алга чыгаруныӊ  актуаль технологияләрен кулланырга өйрәнделәр.                                  

«Экспорт эшчәнлегендә уӊышка ирешүнеӊ мөһим элементларыныӊ берсе булып импортер-илдә эшлекле  коммуникациянеӊ үзенчәлекләрен һәм  үз товарына дөрес юнәлеш бирүне белү тора. Бу өлкәләрдә белем алу кызыклы булды һәм мондый информация безнеӊ  экспортерларга тышкы базарларга чыгуга тагын да уйлабрак карарга һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк дип ышанам», – дип билгеләде белем бирү сессиясендә катнашучы, Омск өлкәсендә экспортны яклау үзәге җитәкчесе  Екатерина Ефремова.

«Сессиядә без курсларны укытуныӊ махсус  методологиясен  һәм эшлекле коммуникация үзенчәлекләре һәм маркетинг буенча материал алдык. Тренинг форматында уку мәгълүматны җиӊел үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бизнес буенча коллегаларныӊ чынбарлыктагы үрнәге аеруча кызыксыну уята», – дип сессиядән алган хисләре белән уртаклаша Оренбург өлкәсе Үсеш корпорациясенеӊ баш икътисадчысы Максим Семин.

Белем бирү нәтиҗәләре буенча 41 тыӊлаучы тренер кенәгәсен алды,  һәм алар озакламый үз регионнарында кече һәм урта бизнес вәкилләренә эшлекле  коммуникация һәм  маркетинг буенча курслар бирә башлаячак.

Белем бирү программасы  Россия экспорт үзәге, дәүләт үсеш  институты структурасында , экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек региональ вәкилләрен (МСП) экспорт эшчәнлегенеӊ нигезләренә һәм алып баруга өйрәтү өчен махсус төзелгән. Программа экспорт эшчәнлегенеӊ бөтен этапларын җәлеп иткән 11 курстан тора.

Бүгенге көндә РЭЦ Белем бирү программасында катнашучы регионнар булып  Россия Федерациясенеӊ 40 субъекты тора. 2016 елда  Программа  13 пилот регионда старт алды, ә 2017 елда  Программага 27 регион кушылды.  Регионнарныӊ бер өлеше Плеханов исемендәге  РЭУ белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую кысасында кушылды һәм алар белән магистратура студентлары өчен аерым программа эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

 www.exportedu.ru Белем бирү порталында һәм шулай ук   Facebook һәм ВКонтакте рәсми битләрендә Программа, аныӊ географиясе һәм мөмкин булган  курслар турында өстәмә мәгълүмат белән танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International