Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану практикасын карауны башлау вакытының күчерелүе турында хәбәр итәбез

2017 елның 21 апреле, җомга

2008 елның 26 декабрендәге  «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә, шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасына ярашлы рәвештә уздырылган Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану практикасы нәтиҗәсен халык белән карау вакытының күчерелүе турында хәбәр итәбез.

Чара 2017 елның 25 апрелендә 14.00 сәгатьтә Казан Федераль Университеты Икътисад һәм финанс институтының актлар залында була (Казан шәһәре, Бутлеров ур., 4нче йорт). Чарада катнашу мәсьәләләре буенча контакт телефоннары: 8 (843) 524 91 27, 524 91 26, 524 91 20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International