Космонавтика көнендә «Хакатон-2017» Бөтенроссия чарасының икенче этабы булды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Космонавтика көнендә, 12 апрельдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә ярдәм Фонды һәм КНИТУ-КАИ ярдәмендә «Хакатон-2017» Бөтенроссия чарасының икенче этабы уздырылды.

Робототехник «Хакатон»да КНИТУ-КАИның сәләтле балалар өчен  Инжеренлык лицееннан, Казан шәһәренең  Совет районы Инженерлык лицееннан, Российской Федерациясенең Пенза, Самара һәм Тамбов шәһәрләреннән яшьләр инновация иҗаты үзәкләре (ЦМИТ), шулай ук Татарстан Республикасы ЦМИТ командалары катнашты..

Исегезгә төшерәбез, «Хакатон» кысасында ике көн дәвамында проект мәйданчыкларында модельләр җыю булды. «Лицей-инженерлык үзәге»ндә  форумда катнашучылар аэродинамика һәм  авиамоделирование нигезләрен өйрәнде, идарә итә торган пилотсыз очу аппаратын җыйды һәм  пилотирование нигезләрен белде. КНИТУ-КАИ инжернерлык лицее базасында балалар   Inmoov робот техникасы нигезләрен өйрәнде, робот җыйдылар һәм программалаштырдылар.

 «Хакатон-2017» эше  12 апрельдә тантаналы төстә КНИТУ-КАИның сигезенче бинасында тәмамланды.

Укучыларның проект эшләре һәм ирешкән уңышлары күргәзмәсе күрсәтелде. Шулай ук балалар  үзләре җыйган пилотсыз очу аппаратларын очырды һәм шулай ук олы кеше зурлыгындагы  InMoov кешегә охшаш роботны тәкъдир итте.

Болардан тыш,  Kuka һәм «Эйдос Медицина» компанияләренең мастер-класслары, КНИТУ-КАИ лабораторияләре буенча  (наноүзәк,  лазер технологияләре үзәге һәм квант үзәге) экскурсияләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International