«Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады» II Халыкара форумы Казанда үтәчәк

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда 2017 елның 8-10 феврале көннәрендә  «Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады» II Халыкара форумы уздырылачак.

Форум Татарстан Республикасындагы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге предприятие һәм оешмаларның фәнни-техник эшчәнлеге нәтиҗәләрен коммерцияләштерү, алар белән идарә итү, аларны саклау һәм яклауга бәйле сорауларны өйрәнү максатларында оештырыла.

Форум эшендә катнашу өчен Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе В.И Матвиенко, Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасының генераль директоры Ф. Гарри, Россиянең әйдәп баручы белгечләре һәм чит ил экспертлары чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International