Татарстан Республиксы Икътисад министрлыгында «ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2016» программасы буенча лизинг компанияләрен аккредитацияләү бара

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  лизинг алучылары ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2016» программасы кысаларында субсидияләр бирү буенча конкурс сайлап алуында катнашырга теләгән лизинг компанияләрен аккредитацияләү бара.

Лизинг компанияләрен аккредитацияләү документларын «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе (Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге) дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү сәгате белән 9.00дән 18.00гә кадәр, җомга көнне 9.00дән 16.45кә кадәр  түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, (керү ТР Гарантия фонды ягыннан). Телефон: 236-04-83. 

«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы шартларына ярашлы, лизинг алучылары югарыда аталган программа кысаларында дәүләт ярдәме алырга дәгъва кылучы лизинг компанияләре түбәндәге шартларга туры килергә тиешләр:

а) Россия Федерациясе резиденты статусының булуы;

б) гамәлгә кую документларында төп эшчәнлек төре буларак милекне финанс арендасына (лизингка) бирү турында күрсәтелү;

в) эшкуарлык субъектларына милекне финанс арендасына (лизингка) бирү өлкәсендә эш тәҗрибәсе өч елдан да ким булмавы;

г) эшкуарлык субъектлары белән төзелгән финанс арендасы (лизинг) шартнамәләренең формалаштырылган портфеле булуы, эшкуарлык субъектлары белән эшләүнең махсуслаштырылган технологияләре (программалары) булуы;

д) лизинг алучы – эшкуарлык субъектының финанс торышын бәяләүнең расланган методикасы булуы;

е) соңгы хисап датасына чиста активлар бәясенең уңай зурлыгы булуы (Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының  «Чиста активлар бәясен билгеләү тәртибен раслау турында»  2014 елның 28 августындагы 84н номерлы боерык белән расланган методика буенча);

ж) соңгы хисап датасына чиста активлар бәясе зурлыгының 40 млн сумнан да ким булмавы (Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының  «Чиста активлар бәясен билгеләү тәртибен раслау турында» 2014 елның 28 августындагы 84н номерлы боерык белән расланган методика буенча) яисә соңгы хисап датасына устав капиталының зурлыгы – 15 млн сумнан да ким булмавы.

Лизинг компаниясен аккредитаөцияләү өчен кирәкле документлар пакеты:

1.Бухгалтер хисабы (соңгы хисап датасына);

2. Оешманы гамәлгә кую документлары;

3. ЕГРЮЛдан өземтә;

4. Лизинг алучының финанс торышын бәяләүнең расланган методикасы булуын күрсәтүче документлар;

5. Эшкуарлык субъектлары белән төзелгән финанс арендасы (лизинг) шартнамәләренең формалаштырылган портфеле (соңгы 3 ел өчен) булуын, эшкуарлык субъектлары белән эшләүнең махсуслаштырылган технологияләре (программалары) булуын раслый торган документлар.

Лизинг компанияләренең, һәм шулай ук конкурс сайлап алуында катнашучыларның игътибарын шуңа җәлеп итәбез: лизинг компанияләре белән лизинг шартнамәләре төзегән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына аларның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу тәртибен раслау турында» 2013 елның 19 июнендәге 416нчы карары таләпләренә туры килүен раслаучы документларны тапшырмаган очракта конкурс гаризалары каралмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International