«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасы КУЭ субъектларын сайлап алу конкурсы игълан ителде

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  «ЛИЗИНГ-ГРАНТ»  программасы буенча субсидия формасындагы дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү турында игълан итә: http://mert.tatarstan.ru/rus/Programs_of_business_support/LIZING_GRANT.html.

Сайлап алу конкурсында катнашу өчен гаризалар  «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 2016 елның 18 июленнән 17 августына кадәр, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән 9.00дән 18.00гә кадәр, җомга көнне 9.00дән 16.45кә кадәр  түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, (керү ТР Гарантия фонды ягыннан).   

Конкурс нәтиҗәләре игълан итү сроклары һәм сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 19 июнендәге 416 нчы карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 11 июлендәге 470нче карары редакөиясендә) ярашлы рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International