Казанда Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать кластерын үстерү концепциясен тикшерделәр

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

«Университет фәнен  интеграцияләү һәм индустрия нигезендә текстиль һәм җиңел сәнәгатьнең инновацияле үсеше модельләре» II Халыкара конференциясе кысаларында  Татарстан Республикасында җиңел сәнәгать кластерын үстерү концепциясен эшләү буенча киңәшмә үтте.

Татарстан Республикасы җиңел сәнәгатен үстерү концепциясен тикшерү барышында кластерның идарәче компаниясе билгеләнде - КМТТУ каршында инде эшләп килгән «Текстиль һәм җиңел сәнәгать» технологик платформасы, ул тармак үсешен карый һәм дәүләт хакимияте органнары белән үзара эш итүне оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International