«Хакимият һәм бизнес хезмәттәшлеге: Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлыкны үстерүнең яңа мөмкинлекләре» республика конференциясе

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
2013 елның 24 декабрендә 9.30 сәгатьтә Гранд Отель Kazanның Зур конференц-залында «Хакимият һәм бизнес хезмәттәшлеге: Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлыкны үстерүнең яңа мөмкинлекләре» республика конференциясе үз эшен башлап җибәрә. Конференция алдагы чорга кече һәм урта бизнес үсешенә яңа юнәлеш бирерлек программ чаралар эшләү максатында уздырыла. 2014-2016 елларга эшкуарлык үсешенең юл картасы проектын тикшерү планлаштырыла.
Эшкуарлык үсеше курсының яки юнәлешенең яңалыгы нидә соң? Беренчедән, эшкуарлык үсешендә муниципаль берәмлекләр вәкаләтләрен киңәйтү каралган. Икенчедән, кече һәм урта бизнес үсеше белән идарә итүдә бизнес-җәмәгатьчелекнең, Эшкуарларның иҗтимагый/координацион советлары ролен тамырдан күтәрү. Советларга эшкуарлык үсешенә бәйле барлык программаларны планлаштыруда, аларга мониторинг үткәрүдә, бәяләүдә тагын да активрак катнашырга кирәк.
Конференция эшендә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарындагы бизнес һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашыр, дип көтелә.
2014-2016 ЕЛЛАР ПЕРИОДЫНАТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШКУАРЛЫК ҮСЕШЕНЕҢ «ЮЛ КАРТАСЫ» (стратегик документ проекты)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International