ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 30 гыйнварында Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт советы эшче төркеменең беренче утырышы булды, анда Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышына әзерлек мәсьләләре турында фикер алыштылар. Әлеге утырышның темасы "Россия Федерациясе субъектларының Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерүгә ярдәм буенча эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре" булачак.

Очрашу Левитин Игорь Евгеньевич – Россия Федерациясе Дәүләт советы секретаре, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Бречалов Александр Владимирович – эшче төркем җитәкчесе, Удмурт Республикасы Башлыгы, Артемьев Игорь Юрьевич – Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе, Пузыревский Сергей Анатольевич – Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары, редакция төркеме җитәкчесе катнашында үтте.

Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.

Эшкуарлыккка ярдәм һәм аны үстерү үзәгендә эшмәкәрләргә кредитны ничек рефинанслап булу, лизинг компанияләренең нәрсә тәкъдим итүләре һәм Татарстан Республикасы Гарантия Фондының нинди мөмкинлекләр бирүе турында сөйләделәр

Уку-укыту семинарын "Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе" АҖ генераль директоры Марат Шакиров, МСП Банкның Казан шәһәрендә Вәкиллеге региональ директоры Илдар Зарипов һәм "Татарстан Республикасы Гарантия Фонды" коммерциягә карамаган оешмасы директоры Тимур Темиргалиев алып барды. 

Семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының Гарантия Фонды эше белән таныштылар. Тимур Темиргалиев сүзләренә караганда, Гарантия Фонды эшчәнлегендәге төп өстенлек – ике баскычлы система. Үзенчәлеге – Гарантия Фондына турыдан-туры мөрәҗәгать итүнең кирәк булмавында. Артык бирелгән сумма, ягъни кредит биргән өчен комиссия, шулай ук шактый түбән. Аерым алганда, моношәһәрләр резидентлары һәм "Түбән Кама" СИҮАБТ булачак резидентлары өчен Гарантия Фондында 0,75% ташламалы ставкасы каралган.
 

2018 елның 18 мартында узачак Россия Президентын сайлаулар көнендә теркәлү урыны буенча була алмаган Россия Федерациясе гражданнары игътибарына: бу очракта сез теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә аласыз.  Моның өчен сезгә  булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында  гаризаны алдан ук биреп куярга кирәк. 31 гыйнвардан башлап мондый гаризаны бөтен республика буенча урнашкан күпфункцияле үзәкләрләрнең (КФҮ) 54 офисының ("Минем документлар") теләсә кайсында, шулай ук яши торган халкы 1 мең кешедән артык исәпләнгән авыл җирлекләрендә оештырылган КФҮ өстәмә офисларында бирергә мөмкин. 

Шуңа игътибар итегез: гариза сайлаучының шәхсән үзе тарафыннан паспортын күрсәтеп тапшырыла, һәм гаризаны бары тик бер тапкыр тапшырырга ярый. Булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында  гаризалар кабул итү КФҮдә 31 гыйнвардан алып 12 мартка кадәр башкарыла.

КФҮ офислары адреслары һәм аларның эшләү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән республика КФҮнең http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Булачак тавыш бирүләр турында белешмәләр, шул исәптән сайлау комиссияләренең адреслары Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең http://www.cikrf.ru/ сайтына урнаштырылган.

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 2017 ел йомгаклары буенча 1,2 трлн сумнан артык суммалык продукция төяп җибәрде. Комплексның база предприятиеләрендә уртача алынган файда бер кешегә 14,5 млн сум тәшкил итте. Мондый күрсәткечләрне кичә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлары Советы утырышында җиткерделәр. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International