ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм программасы кысаларында төзелгән "Медицина Фәне Үзәге" региональ медицина симуляторлары инжиниринг үзәгендә булып китте. Әлеге инжиниринг үзәге, алдынгы фәнни һәм җитештерү оешмалары белән берлектә эшләп, югары технологияле медицина җиһазларын уйлап табарга, шул исәптән медицина манипуляцияләре ясау күнекмәләрне шомарту өчен медицина робот-симуляторлары уйлап табарга һәм җитештерергә мөмкинлек бирә.

Владимир Путин операция залындагы симуляторга аерым игътибар бирде, анда хирурглардан алып анестезиологларга кадәр табиблар бригадасы һәм ярдәмче персоналның эше роботларда шомартыла иде, шулай ук эндоскопия белән карау симуляторлары,  реанимация симуляторлары һәм педиатрия тәҗрибәсен шомарту өчен каралган роботлар да аның игътибарыннан читтә калмады. Сүз уңаеннан, "балалар" медицина симуляторларының Россиядә бердәнбер булган производствосы нәкъ менә "Медицина Фәне Үзәге" РИҮ базасында урнашкан.

 

2018 елның 28 маеннан алып 1 июненә кадәр Мәскәүдә дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйга франчайзинг буенча Дөньякүләм совет утырышы һәм Бөтендөнья форумы була. 

Moscow Franchise Expo 2018 Бөтендөнья форумы һәм күргәзмәсе үз мәйданнарына франчайзингтагы соңгы трендлар турында фикер алышу, укыту, контрактлар төзү һәм яңа концепцияләрне күрсәтү өчен алты меңнән артык катнашучыны җыячак.

Делегатлар, форумга һәм күргәзмәгә килүчеләр өчен катнашу түләүсез.

Адрес: Халыкара сәүдә үзәге, Мәскәү, Краснопресненская набережная, 12 нче йорт.

Чара турында тулырак

Мәскәүдә 2018 елның 23 гыйнварында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максат күрсәткечләренә ирешүгә мониторинг ясау комиссиясе эшче төркеменең чираттагы утырышы булды. 

Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 696-606 номерлы указларында бирелгән йөкләмәләрнең докладлар тапшыруга каралган срокларга туры китерелеп үтәлүе барышы каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шамсиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International