ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алучы кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен җир өсте, шул исәптән тимер юл, транспорт белән транспортлаштыруга киткән чыгымнарның бер өлешенең компенсацияләнүе хакында хәбәр итә. 

 

2017 елның 12 октябрендә 10:00 сәгатьтә "Россиякүләм икътисадый диктант" гомумроссия мәгариф акциясе узачак, ул Россия Федерациясенең алдынгы ВУЗлары, Россия Фәннәр академиясе институтлары, Россиянең Мәгариф академиясе, Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе катнашында Россиянең Ирекле икътисад җәмгыяте тарафыннан оештырыла.

 

"Яр Чаллы труба заводы" ҖЧҖ һәм "Экотөбәк" ҖЧҖ компанияләре Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең күппрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелүче Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр резидентлары реестрына кертелде һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясенең тиешенчә 12 нче һәм 13 нче резидентларына әверелде.

 

18-20 октябрь көннәрендә Омскида социаль эшкуарларның һәм инвесторларның "ИННОСИБ-2017" VII халыкара форумы узачак.

Форумны үткәрү максаты – Россиядә социаль эшкуарлыкны күрсәтү һәм үстерү.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International