ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Португалия Республикасыннан делегация килү кысаларында Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгый һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең алтынчы пленар утырышы булып узды. Утырышта сәүдә-икътисад һәм инвестицион хезмәттәшлек, туристлык, авыл хуҗалыгы, шулай ук гражданнарны яклау, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару өлкәсендә багланышларда тору мәсьәләләре каралды.

 

2017 елның 21 сентябрендә "Киләчәккә караш" кече һәм урта эшкуарлык форумында, "Export ME" конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Экспортерлар клубының "Экспорт АПК: чит ил партнерлары белән аралашуда гомуми күнекмәләр" темасына утырышы булачак. Тренингны Алманиядән чакыртылган экспертлар үткәрәчәк.

 

Бүген Татарстан белән Португалия арасында үзара сәүдә күләмнәренең тотрыклы үсеше күзәтелә. 2017 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше үткән елның шушы чорына карата бер ярым тапкыр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалиянең Икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал белән очрашуда хәбәр итте.

.

2017 елның 21 һәм 22 сентябрь көннәрендә ел саен уза торган "Киләчәккә караш" бизнес-форумы Казанда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән кече һәм урта бизнес хуҗаларын җыячак. 

 

22 сентябрьдә Казанда "Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Эшкуарлык фабрикасыннан уңышлы бизнес буенча 77 лайфхак" мастер-классы узачак. Мастер-класста катнашучыларның уңышлы эшкуарлар белән шәхсән танышу һәм табышлы бизнес алып бару буенча аларның серләрен белү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International