ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

"Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" өстенлекле программасы чаралары кысаларында Россия Федерациясе каршындагы Аналитика үзәге 2017 елның 19-20 июль көннәрендә реформаны тормышка ашыру барышына, шулай ук дәүләт контролен һәм күзәтчелеген камилләштерү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашуга багышланган конференция үткәрә.

2017 елның 11-12 октябрь көннәрендә Федераль сәнәгать мөлкәте институтында (ФИПС) (Мәскәү ш., Бережковская наб., 24 йорт, 1 корылма, 30 йорт, 1 корп.) Роспатентның ХХI халыкара "Инновацияле икътисадта акыл мөлкәте" конференциясе узачак.

Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен Халыкара "Авыл хуҗалыгы" Үзәк-Азия күргәзмәсендә катнашырга чакыра, әлеге чара 2017 елның 1 ноябреннән 3 ноябренә кадәр Казакъстан Республикасының Алматы шәһәрендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International