ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2017 ел
җомга

Чаллы ш. Бизнес-инкубацияләү үзәге резиденты ИП Биков Р.Р., Татарстан Республикасында "Хәләл" продукциясе буенча 1 нче урынны һәм "Пилмән" продукциясе буенча 3 нче урынны яулап, "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсының беренче этабын узды.

Бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе – Татарстан Республикасы өчен бик мөһим. Без – донор төбәк һәм берләштерелгән бюджетка үз керемнәребез күләме буенча Идел буе федераль округында – 1 нче урында, Россия буенча 5 нче урында торабыз.

 

Бүген, 30 июнь көнне, Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Кырым Республикасының икътисадый үсеш министры Андрей Мельников белән очрашу булды.  Очрашуда Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева һәм башкалар катнашты.

 

Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-мае өчен муниципаль районнар һәм шәһәр округларының социаль-икьтисади үсешенең айлык рейтингы әзерләнгән.

 

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында  мәгълүматны криптографик яклау чарасы белән җиһазландырылган цифрлы тахограф өчен йөртүче картасын ясау буенча яңа хезмәт күрсәтелә башлады. 

 

Дәүләт власте федераль органнарының  дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү һәм шулай ук  2013 елдан бирле кире элемтә алу өчен хезмәт күрсәтүләргә даими сыйфат мониторингы Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән  «Сезнең контроль» системасы аша башкарыла.

 

Исегезгә төшерәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасындагы барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең федераль корпорациясе» АҖ хезмәтләрен алу оештырылды.

 

Россия Минфины тарафыннан «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»  федераль закон проекты Россия Федерациясе Дәүләт Думасына карауга кертелде. Күрсәтелгән закон проекты бюджет системасы табышларына җитәкчелек итүне  яхшырту һәм табышлар буенча дебитор бурычлар белән эш нәтиҗәсен арттыру буенча эш кысасында эшләнгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International