ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Россия экспорт үзәге һәм РБК үзәге һәм аның составына кергән оешмалар хезмәтләре ярдәме белән Россиядә экспортка юнәлтелгән бизнес үсеше турында махсус проектны эшләтеп җибәрделәр.

 

2017 елның 20сеннән 22 июньгә кадәр «Новосибирск Экспоцентр» Халыкара күргәзмәләр комплексы территориясендә   ( Новосибирск шәһ., Станционная ур., 104) Россия Федерациясе Хөкүмәте,  Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе Коллегиясе, Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин катнашында    «Технопром» технологик үсеш V Халыкара форумы һәм  «НТИ ЭКСПО» күргәзмәсе була.

 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО  республика эшмәкәрләренә Екатеринбург шәһәрендә 10сыннан 13 июльгә кадәр булачак «ИННОПРОМ - 2017» Халыкара сәнәгать күргәзмәсенең ил-партнеры булып Япония торуын хәбәр итә.

 

Алматы шәһәрендә (Казахстан Республикасы) 2017 елның 14еннән 17 июньгә кадәр «Мебель һәм Интерьер» XXII Казахстан Халыкара күргәзмәсе уза.

 

«ТатКлиматМаш» ЧҖҖ һәм «Венские вафли» ЧҖҖ компанияләре Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан  Россия Федерациясенең күп профильле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә төзелгән  (моношәһәрләр) алдан баручы социаль-икътисади үсеш территорияләр резидентлары реестрына кертелгән һәм шуңа ярашлы рәвештә  «Яр Чаллы» алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясенең (алда – ТОСЭР) 8нче һәм 9нчы резиденты булды. Федераль законнарга ярашлы рәвештә юридик зат аталган реестрга кертелгән датадан алып ТОСЭР резиденты итеп таныла.

 

2011 елдан кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше үрнәкләрен популярлаштыру  һәм регионнарда эшмәкәрлек һәм инвестиция климатын булдыру кысасында  эшмәкәрләр өчен «Бизнес территориясе – яшәү территориясе» Бөтенроссия форумы уздырыла. Проектның оештыручылары булып «РОССИЯ ТЕРӘГЕ» кече һәм урта эшмәкәрлек Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән бергә   «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Автоном коммерция булмаган оешмасы һәм  Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы тора.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International