ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

18 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләренең  I Съезды кысасында  «Предприятиенең сәүдә-закупка эшчәнлеге. Процессларны автоматлаштыру. Дәүләт закупкалдары. IT-технологияләр» 5нче секция үз эшен алып барды.

 

19 апрельдә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт йортында Үзәк Россиядә регионнарның инфраструктур проектларына кызыксыну уяту өчен шартлар тудыру мәсьәләсенә багышланган форум була. Чара Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте ГЧП үсеше Үзәге белән бергә стратегик инициативалар Агентлыгы һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

 

Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләренең Беренче Съезды уза .

 

2007 елдан 2016 елга кадәр гражданлык җәмгыяте институтлары үсешендә катнашкан коммерция булмаган оешмаларына дәүләт яклавы күрсәтү буенча  конкурслар берничә оператор тарафыннан оештырылды. Агымдагы елда Россия Федерациясе Президентының  2017 елның  3 апрелендәге «2017 елда кеше һәм гражданин хокукын яклау өлкәсендә проектлар һәм социаль мөһим проектлар гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте институтлары үсешендә катнашучы комммерция булмаган һәм дәүләти булмаган оешмаларын дәүләт яклавы белән тәэмин итү турында» 93-рп  күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә бердәм  оператор  – Президент грантлары фонды расланган.

 

Россия Федерациясе Җәмәгать палатасы 24-25 апрельдә Казан шәһәрендә  н «Бергәлек» актив гражданнар форумын уздыра, ул  традиция буенча бер мәйданда өйрәтү, актуаль социаль проблемаларны хәл итү юлларын эзләү өчен  региональ власть, социаль җаваплы бизнес, җәмәгать оешмалары һәм СМИ вәкилләрен җыя.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International