ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 16сыннан 18 февральгә кадәр Петербургская урамының 1нче йортында урнашкан  Казан Гранд Отельдә «Менеджментның эффектив системасы - сыйфат, инновацияләр, тотрыклы үсеш» VI Халыкара фәнни-практик  форумы була


 

РФ Дәүләт Думасына Россия Иктисади үсеш министрлыгы әзерләгән   "Юридик затларның аерым төрләренең товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулары турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" 821534-6нчы федераль закон проектына төзәтмәләр кертелде.

 

РФ Дәүләт Думасына Россия иктисади үсеш министрлыгы әзерләгән «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен хезмәтләр, эшләр, товарлар сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 623906-6нчы федераль закон проектына төзәтмәләр кертелгән.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

2016 елның 28 декабрендәге «Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 469-ФЗга ярашлы Федераль законы белән торак законнарының кайбер актларына, шул исәптән дәүләт торак күзәтчелеген алып баруга кагылышлы положениеләргә үзгәрешләр кертелде.

 

2001 елның 8 августындагы «Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәве турында» 129-ФЗ Федераль законга ярашлы үзгәрешләр кертелде.

 

Татарстан Республикасының  «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО экспортны яклау үзәге экспортка юнәлтелгән кече һәм урта бизнес вәкилләрен   «Экспорт эшчәнлеген хокуклар белән тәэмин итү» курсы буенча Россия экспорт үзәге белем бирү проекты кысасында укырга чакыра.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International