2017 елның 23 гыйнварында технологик үсеш Агентлыгы, «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ хезмәттәшлеге перспективаларын карау буенча эшлекле очрашу булды.
Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре елда җитештерү күләмен 4,4 процентка арттырды. Шуннан керем күләме 954 млрд. сумнан артты - үсеш 5 %. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин холдингның Директорлар советы утырышында хәбәр итте.