Татарстанда РФдә күзәтчелек тикшерүләрен тыюга мораторий бозылу факты буенча кайнар линия эшли башлады

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Республика Прокуратурасы белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча төзелгән «Сыналган бизнес» интернет-ресурсында, Россиядә федераль хакимият органнары тарафыннан тикшерүләр уздыруга мораторий кертелү сәбәпле, әлеге тикшерүләрне уздыру тыелган чорда «кайнар линия» эшли башлады.

Тикшерү уздыруга тыю гамәлдә булган чорда эшкуар янына тикшерүче килгәндә яки күзәтчелек органнарына бәйле башка хәлгә юлыккан очракта, ул мондый бәйләнеш очракларының һәркайсы турында 88002223722 телефоны буенча «Сыналган бизнес» интернет-ресурсының кайнар линиясенә яки сайтта махсус форма аша хәбәр итә ала.

Исегезгә төшерик, РФ Премьер-министры йөкләмәсе нигезендә, федераль контроль органнары 1 нче майга кадәр, шул исәптән салым һәм таможня буенча да, тикшерүләр билгеләүне туктатып тора. Гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә зыян салыну, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү аркасында уздырыла торган планнан тыш тикшерүләр һәм рөхсәт документларын бирү өчен кирәкле тикшерүләр генә искәрмә булып тора. Татарстандагы төбәк һәм муниципаль контрольгә карата да шундый ук чаралар кертү планлаштырыла, тиешле акт проекты әзерләнгән һәм килештерүгә җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International