Эшлекле очрашуда бизнеска инвестицияләр җәлеп итү өчен биржа облигацияләре мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

28 нче февральдә Мәскәү биржасы, «GrottBjorn» финанс ательесы һәм Аналитик кредит рейтинг агентлыгы вәкилләре «Тармак лидерлары өчен биржа облигацияләрен чыгару: яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына бизнес-семинар үткәрәчәк.

Татарстанның бизнес һәм финанс хезмәтләре һәм предприятиеләре җитәкчеләрен үз облигацияләрен чыгару аша займнар үстерүгә яисә реструктуризацияләүгә өстәмә капитал җәлеп итү турында сөйләшүгә чакыралар.

Очрашу кысаларында анда катнашучылар бизнесны үстерүнең әлеге инструментының өстенлекләре һәм үзенчәлеге, аның бәясе һәм облигацияләр чыгаруга бәйле чыгымнарга субсидияләр алу мөмкинлеге турында фикер алышачак.

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес субъектлары биржа облигацияләрен чыгару һәм алар буенча купон түләү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләргә мөмкин. Федераль бюджеттан облигацияләр буенча купон түләүләренең 70% кадәр һәм облигацияләрне урнаштыру өчен 1,5 млн.сумга кадәр чыгымнары субсидияләнә. Татарстан эшкуарларына облигацияләр чыгаруга һәм алар буенча купон кереме түләүгә чыгымнар өлешен субсидияләү хезмәтләрен республика Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды күрсәтә.

Семинарны үткәрәчәкләр:

Руслан Фатыйхов, Мәскәү Биржасының Идел буе филиалы директоры

Евгений Антипин, «GrotBjorn» финанс ательесының Идел буе вәкиллеге җитәкчесе

Александр Гущин, Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгының корпоратив рейтинглар төркеме директоры урынбасары

Катнашу бушлай, алдан теркәлү сорала.

 

Үткәрү урыны: Сөләйман отеле, Петербург урамы, 55.

Үткәрү вакыты: 9:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр.

ЧАРАЛАР ПРОГРАММАСЫ

Белешмә өчен:

«GrottBjorn» финанс ательесы («СБЦ» ЯАҖ) Мәскәү Биржасының лицензияләнгән брокеры. Компания Татарстан Республикасы Милли Банкының биржа облигацияләрен үстерү буенча эш төркеме составына кертелгән. Югары керемле облигацияләр сегментында облигация чыгаруны оештыручы һәм андеррайтер булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International