ТР Икътисад министрлыгы Үзәк банк тарафыннан микрозаймнар буенча ставка киметелүгә җавапсыз калмады

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

7 нче февральдә РФ Үзәк банкы чираттагы мәртәбә төп ставканы түбәнәйтте, хәзер ул 6% тәшкил итә. Сигез категориядәге эшкуарлар тагын да отышлырак шартларда ташламалы микрофинанслау алырга мөмкин. ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече бизнесны үстерүгә киметелгән ставка буенча микрозаймда беренче заявканы хуплады инде. 

Исегезгә төшерәбез, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2019 елның 14 мартындагы 125 номерлы боерыгында каралганча, кече һәм урта эшкуарлык компанияләренә финанс ярдәме чараларын биргәндә процент ставкаларын РФ Үзәк банкының төп стакасына кадәр киметү күздә тотыла. Узган атна ахырында Үзәк банк ставканы 6% дәрәҗәсендә билгеләде.

Уңай шартларда микрозайм бирү заемчыларның сигез махсус категориясе өчен каралган. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренең, махсус икътисад зоналарының, сәнәгый (индустриаль), агросәнәгать һәм технопаркларның, бизнес-инкубаторларның резидентлары; бизнесның кимендә 50% өлешенә ия булган эшкуар хатын-кызлар яки 45 яшьтән өлкәнрәк, бер елдан азрак вакыт эчендә теркәлгән эшкуарлар 6% белән микрозайм алырга мөмкин (залог өчен мөлкәте булган очракта). Шулай ук заемчыларның махсус категорияләренә авыл хуҗалыгында җитештерү яисә кулланучылар кооперативлары һәм аларның әгъзалары; туризм, экология һәм спорт өлкәләрендә эшләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары керә.

РФ Үзәк банкы төп ставканы алга таба да киметкән очракта, әлеге заемчы категорияләре өчен микрозаймнар бирү шартлары отышлырак якка үзгәрәчәк.

«ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлар белән актив хезмәттәшлек итә, шуңа күрә без бизнеска ташламалы сәясәтне үзгәртү турында оператив мәгълүмат бирә алабыз. Бүгенге көндә компанияләрнең ФАСТТРЕК.РФ платформасы аша онлайн-режимда ярдәм чараларын сорап мөрәҗәгать итә алуы безгә заявкаларны мөмкин булганча оператив рәвештә эшкәртергә һәм Татарстанда яшәүчеләргә РФ Үзәк банкы тарафыннан карарлар кабул ителгәннән соң шунда ук яңа шартларда финанс продуктлары бирергә мөмкин итә», - дип билгеләде ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның октябреннән башлап ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды ФАСТТРЕК.РФ интернет-платформасы аша микрозаймнарны бирүгә гаризаларны онлайн-кабул итә башлады. Әлеге ярдәм чарасын алу өчен эшкуарларга ФАСТТРЕК.РФ порталы аша электрон гариза җибәрергә һәм таләп ителгән документлар исемлеген профильле структуралар килештерү өчен юлларга кирәк. Шуннан соң гариза тапшыручы мөрәҗәгатен карау һәм гаризаны үтәү барышын күзәтеп тора ала. Килештерүнең арадаш этаплары турындагы статус кулланучының порталдагы шәхси кабинетында чагылдырыла. Гаризалар килештерүнең мондый ысулы ведомстволар вәкилләренә кабул итүгә язылу, консультация вакытын чират торып көтү зарурлыгына бәйле уңайсызлыкларны юкка чыгара. Гариза тапшырудан башлап килештерүнең барлык процессы элеккеге кебек бер ай түгел, ә иң күбе 10 эш көне тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International