Татарстан балаларга карата дустанә булган Россия оешмалары конкурсында катнашырга чакыра

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Проектны РФ Хезмәт һәм социаль яклау департаменты ярдәмендә Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк гамәлгә ашыра.

«Балаларга карата дустанә булган Россия оешмалары» милли иҗтимагый премиясен алуга дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә башлады.

Ул дәүләт һәм коммерция учреждениеләренә дә, «өченче сектор» вәкилләренә дә, балаларга экскурсия, спорт, социаль, белем бирү һәм мәдәни-ял хезмәтләре күрсәтүче кешеләргә дә бирелә.

Претендентларның эшчәнлеге дүрт номинация буенча бәяләнәчәк: "Балаларга социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар", "Балалы гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар", "Балалары булган хатын-кызларга социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар", "Балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру".

Иң яхшы дип табылган балалар белән эшләү проектларын гамәлгә ашыруга 200 мең сумга кадәр грант биреләчәк.

Гаризалар 29 декабрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә: www.rosdetstvo.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International