Яр Чаллыда интеллектуаль милек объектлары белән идарә итү буенча семинар узачак

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

«Интеллектуаль милек объектларын ачыклау, аларны рәсмиләштерү үзенчәлекләре» гамәли семинары 2019 елның 29 ноябрендә Яр Чаллыда узачак. Чара "2016-2021 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Семинарны оештыручылар - ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы "Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге" һәм ИННОКАМ ассоциациясе. Чакырылган экспертлар бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренә интеллектуаль эшчәнлек өлкәсендәге белемнәрен актуальләштерергә ярдәм итәчәкләр, мондый объектларга хакларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гамәли тәкъдимнәр бирәчәкләр.

Семинар кысаларында предприятиеләрдә интеллектуаль милек белән идарә итү, авторлык хакларын, брендны һәм технологияләрне яклау, интеллектуаль милек объектларын монетизацияләү темалары яктыртылачак.

Уздыру урыны: Яр Чаллы шәһәре, Академик Королев ур., 1, КНИТУ НЧФ (КАИ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International