Коммерцияле булмаган оешмалар социаль реклама конкурсында катнашырга чакырыла

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

«Киләчәк рекламасы» социаль реклама конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда коммерциячел булмаган оешмалар һәм социаль предприятиеләр, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык оешмалары, төбәк ширкәтләре, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре катнаша ала. Бердәнбер шарт булып рекламаларында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма (СЮКБО) турында искәртү тора.

Конкурска баннерлар, видео һәм аудиореклама, тышкы һәм басма реклама, шулай ук социаль проблема чишелешләрен тасвирлый торган проектлар кабул ителә.

Проектлар 2020 елның 1 маена кадәр кабул ителә.

Катнашу шартлары белән тулырак https://adfuture.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International