КУЭ Корпорациясе Татарстан Республикасында КУЭ Бизнес-навигаторы Порталы мөмкинлекләрен тәкъдир итәчәк

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 21 ноябрендә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация (КУЭ Корпорациясе) вәкилләре Татарстан Республикасында кече һәм урта ширкәтләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга багышланган стратегик сессия уздырачаклар. Стратегик сессия кысаларында «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасына кергән КУЭ Бизнес-навигаторы (https://smbn.ru) порталы сервисларын тәкъдир итү узачак.

Татарстан эшкуарлары кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан тикшерү нәтиҗәләре һәм аларны үткәргәндә җибәрелгән хокук бозулар турында онлайн-режимда мәгълүмат алу өчен кире элемтәнең яңа механизмы белән таныша алачаклар («Тикшерүләрнең көзге реестры»).  «Тикшерүләрнең көзге реестры» «ОПОРА РОССИИ» исемле Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы форумы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсен үтәү максатларында КУЭ Бизнес-навигаторы порталында 2018 елның 23 октябрендә оештырылды.

КУЭ Бизнес-навигаторы Порталы шулай ук 20 проектны берләштерә торган «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасына керә: идарәчеләр конкурсы «Россия лидерлары», «Мин – профессионал» Студентлар олимпиадасы, «Минем беренче бизнесым» халыкара конкурсы, «Цифрлы алга китеш» һәм башкалар.

Шулай ук чара кысаларында регион территориясендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган яңа инвестицион проектларны тәкъдир итү дә көтелә. КУЭ Корпорациясе вәкилләре бизнеска ярдәм итүнең дәүләт инструментлары, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү һәм кече һәм урта эшмәкәрлеккә лизинг ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр уздырачак. Стратегик сессия кысаларында шулай ук КУЭ субъектларының 223-ФЗ номерлы Федераль канун буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларында катнашуы буенча түгәрәк өстәл дә узачак.

НЬЮСМЕЙКЕРЛАР:

  • Александр Браверман – КУЭ Корпорациясе генераль директоры
  • Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасы Президенты

ДАТАСЫ, ВАКЫТЫ: 21 ноябрь, 11: 00 сәгатьтән 18: 00 сәгатькә кадәр. Катнашучыларны теркәү 9: 30 башлана.

Үткәрү урыны: «Казан Экспо».

ММЧ ӨЧЕН ЭЛЕМТӘ:

Елена Боровикова, тел. +7 (951) 891-39-44, e-mail: Elena.Borovikova@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International