ТР Икътисад министрлыгы "Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгына 10 якорьлы резидент җәлеп итте

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

"Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә яңа "Казан" күпләп сату-бүлү үзәге ачылды, аның эше Татарстан, Удмуртия, Марий Эл һәм Чуашстан тәэминатында җирле җитештерүчеләр продукциясе өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. 11 ноябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында OZON һәм Wildberries интернет – сәүдә ширкәтләре өчен тагын ике логистик үзәк төзелешенә старт бирелде. "Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә барлыгы 10 резидент үзләренең инвестицион проектларын гамәлгә ашыра.

Логистика үзәкләрен төзү буенча өч проектны гамәлгә ашыру республика икътисадына 10 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә, 7,5 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга һәм Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне, шул исәптән кече һәм урта бизнес ширкәтләре һәм үзмәшгульләрне базарга чыгарырга ярдәм итәчәк.

«Россия халкының яртысы диярлек 1000 км радиуста яши, бу төбәкләрнең Татарстан белән уңайлы транспорт элемтәләрен оештыру, димәк, продукцияне безнең партнерларның склад куәтләреннән тиз китереп бирү мөмкинлеген тәэмин итә. Республиканың географик хәле Россиянең Көнчыгыш һәм Европа өлешләренең транспорт элемтәләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләр белән коммуникацияләрдә аның төп ролен билгели. Әлеге проектлар, Татарстанның эчке территорияләре үсешеннән тыш, локаль җитештерүчеләребезне милли һәм халыкара сату базарларына чыгару, тулаем төбәк продуктында сәүдә өлешен һәм төбәкнең чимал булмаган экспорт өлешен арттыру өчен мөһим инструмент булып тора», – дип билгеләде ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев. 

«Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә барлыгы 10 резидент үз проектларын гамәлгә ашыра, алар арасында «Татфарм» ҖЧҖ, «Промэнерго» ҖЧҖ, «Казан полимер арматурасы заводы» һәм башкалар. Резидентлар сәнәгать мәйданчыгы инфраструктурасыннан һәм «Яшел Үзән» УКСИҮТе преференцияләреннән файдалана алалар.

Инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелешенә инвестицияләр ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан җәлеп ителде. Проектны финанслауда «Моношәһәрләрне үстерү Фонды» катнашты. Төзелешнең гомуми бәясе 1,3 млрд.сум дип бәяләнә, шулардан Фонд чаралары 931,5 млн. сум тәшкил итте.

«Казан» тарату үзәгенең куәте тәүлегенә 5 мең тонна товар эшкәртергә һәм Татарстан, Удмуртия, Марий Эл һәм Чуашстанның 100 дән артык торак пунктларында 1200 «Пятерочка» кибетенә хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Х5 Retail Group комплекс тулы куәтенә чыкканда, товар әйләнешендә Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе өлешен арттырырга планлаштыра.  Хәзер челтәр ритейлеры белән төбәкнең 100гә якын тәэмин итүчесе хезмәттәшлек итә, шуларның 19ы 2018 елда үз продукциясе белән сәүдә челтәрләре ассортиментын тулыландырды.

Wildberries ширкәтенең онлайн-сату күләме буенча Россиянең иң зур логистика интернет-кибетенең беренче чиратын 2020 елның беренче яртысында эшләтеп җибәрү көтелә.

«Яңа бүлү үзәген ачу киләсе елда ук регионда 4 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга гына түгел, ә заказлар белән Идел буе федераль округы клиентларына интернет-кибет тәэмин итүне дә тизләтәчәк, безнең ассортиментны киңәйтәчәк, республиканың кече һәм урта бизнес белән хезмәттәшлекне ныгытачак. Бүген безнең белән Татарстанлы 50 тәэмин итүче эшли. 2019 елның 9 ае эчендә аларның Wildberries ширкәтендәге әйләнеше, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 208% ка артты һәм 273,4 млн сумга җитте. Моннан тыш, яңа эре үзәк барлыкка килү аркасында төбәк эшкуарлары логистикага киткән чыгымнарын шактый оптимальләштерә алачак», – диде Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук.

E-commerce базарының тагын бер катнашучысы булган OZON ширкәтләр төркеме "Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгында 10,5 га мәйданда 38 мең квадрат метр мәйданлы логистик үзәк (объектның беренче чираты мәйданы) төзиячәк. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 2 млрд.сумнан артып китәчәк. Онлайн-сәүдә операторының бүлү үзәге 2020 елның 3 нче кварталында ачылачак, проект 1 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ozon генераль директоры Александр Шульгин сүзләренә караганда, Татарстанда 2019 елда онлайн-сатып алу күләме 110% тан артык үсеш күрсәтә. «Әлегә Россиядә һәм Татарстанда e-commerce 4-6% тан артмый, әмма базар потенциалы бик зур. Әйтик, республикада безнең сату күләме узган ел белән чагыштырганда 110% ка арткан. Нәкъ менә логистика инфраструктурасын үстерү базар үсеше өчен төп драйвер булып тора. Безнең яңа хаб 7 млн товар сакларга һәм эшкәртергә һәм аларны республика халкына көнгә яки икенче көнне китерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хәтта иң ерак торак пунктларга да кагыла», - дип билгеләп үтте Александр Шульгин. Аның сүзләренчә, хаб тирәсендә товар җитештерүчеләрнең уңышлы үсеше һәм аларны сату үсеше өчен экосистема үсәчәк, шулай ук соңгы мильдә китерү буенча яңа хезмәтләр базары үсәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International