Моногорода.рф һәм Wildberries Татарстан моношәһәрләре бизнесына онлайн-сәүдәне үстерергә ярдәм итәчәк

2019 елның 8 ноябре, җомга

Моногорода.рф фонды һәм электрон коммерциянең эре операторы булган Wildberries берлектә Россия моношәһәрләре эшкуарларына ярдәм чаралары комплексы булдырдылар. Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева һәм онлайн-ритейлер генераль директоры Татьяна Бакальчук интернет-гипермаркет ресурслары аша локаль җитештерүчеләр продукциясен алга этәрү буенча чаралар планын имзаладылар.

Wildberries электрон сәүдә мәйданчыгында продукция урнаштырганда Татарстан моношәһәрләре булган Яшел Үзән, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы, Чистай һәм Түбән Камада җитештерелгән товарларны өстәмә рәвештә брендлау планлаштырыла. Этикеткада проектның махсус эшләнгән «СделаноВмоно» дигән логотибы күрсәтеләчәк. Бу бизнеска үз продукцияләренең танылуын арттырырга һәм сату дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә. 2019 елның июленнән эшмәкәрләргә шулай ук тарафлар инициативасы буенча ачылган электрон коммерциягә экспертиза үзәкләрендә консультация ярдәме алырга мөмкин.

Моннан тыш, Моногорода.рф фонды инвестпроектларны тормышка ашыруда Wildberries ширкәтенә ярдәм итәчәк. Аерым алганда, моношәһәрләрдә Wildberries бүлү-склад комплексларын төзү проектларына ярдәм күрсәтелергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта шундый логистик хабларының берсе Яшел Үзәндә төзелә. Яңа үзәкнең беренче чираты 2020 елда тапшырылачак. Инвестицияләр күләме 5 млрд. сум дәрәҗәсендә планлаштырыла, предприятиедә якынча 5 мең эш урыны булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International