130дан артык КБО дәүләт ярдәме алачак

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Коммерциячел булмаган оешмаларның 130дан артык социаль әһәмияткә ия проекты республика бюджетыннан субсидияләр алу конкурсында җиңүче итеп танылды.

2019 елда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу конкурсына йомгак ясалды.

Дәүләт ярдәмен республиканың 36 районыннан 131 социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма алачак. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган 113 оешма җиңүче булды.

 Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү өчен 35 миллион сум акча бирелде.

Бер проектны гамәлгә ашыруга субсидияләрнең уртача күләме 267 мең сум тәшкил итә. Субсидияләрнең максималь суммасы 326 мең сумга тиң.

Конкурс нәтиҗәләре белән http://mert.tatarstan.ru/rus/konkurs-so-nko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz-3748217.htm сайтында танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International